Райондашыбыз Питрәчтә җиңү яулады

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
21-22 июльдә Питрәч районы “Ак Барс-Питрәч” җәмгыяте базасында аппарат белән сөт саву осталарының республика конкурсы булды. Ярышларның флагын күтәрү хөрмәте районыбызның Вахитов исемендәге хуҗалыкның сыер савучысы Лидия Габдрахманова һәм Питрәч районыннан Гөлфия Фәйзрахмановага бирелде. Конкурс өч өлештән торды: сыер саву, теоретик өлеш һәм саву аппаратын сүтеп җыю. Әлеге конкурста чемпион исеменә райондашыбыз Лидия Габдрахманова лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм хезмәтендә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International