Район җитәкчесе Сергей Димитриев олыязлылар белән футбол уйнады
2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә район җитәкчесе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге район Башкарма комитеты командасы Олыяз авылындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады, дип хәбәр итте Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев.
-Яшьләр арасында әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру максатында мондый төр очрашуларның әһәмияте зур. Районнан килгән команда һәм Олыязлылар арасында бик матур уен матчы булды. Уен дуслык җиңүе белән төгәлләнде, - ди Гомәр әфәнде.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.