Кукмарада яшәүче Илназ Юнысовның әти-әнисенә командирының Рәхмәт хаты килде

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Кукмарада яшәүче Сәвия һәм Илдар Юнысовларга уллары Илназ хезмәт иткән яклардан хәрби часть командиры, полковник Милованов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты килгән. “Улыгыз кыска гына вакыт эчендә хәрби белгечлекне үзләштереп, хәрби осталыгын зур тырышлык белән камилләштерүгә омтыла. Командирларны, өлкән иптәшләрен һәм хезмәттәшләрен хөрмәт итә, үзенең дә дәрәҗәсен югалтмый, коллективта абруй казанды. Сез илнең чын сакчысын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз, - диелгән әлеге хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International