Камышлы авылында балалар өчен бәйрәм оештырылган

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Рамазан гаете көнне Камышлы авылында балалар өчен районкүләм бәйрәм оештырылган. “БәйрәмебезКоръән һәм дога белән башланып китте. Чарада Иске Пенәгәр авылыннан килгән балалар да бар иде. Барлыгы йөздән артык бала төрле уеннарда катнаштылар һәм ахырдан, май аенда ук игълан ителгән “Авылым мәчете” конкурсында катнашучылар, мәйдан уртасына чыгып, үз бүләкләрен алдылар. Барлык балалар да рәсемнәрне тырышып ясаганнар, шуңа да бөтенесенә дә бүләк тигез булды. Иң актив катнашучылар булып Зур Сәрдек, Камышлы, Иске Пенәгәр авыллары билгеләп үтелде”, –дип хәбәр итте Камышлы авылы имамы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International