Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Халык мәнфәгатьләрен яклап (район прокуроры Минемулла Нәҗипов белән әңгәмә)
2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Тормыш шулай корылган инде: һәр кеше, һәр оешма билгеле бер чор эчендә башкарган эшләренә йомгак ясый, бәя бирә, алда торган бурычларны билгели. Район прокуратурасының эшчәнлегенә килгәндә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында законнарны бозуның 877 очрагы, шул исәптән законсыз 70 хокукый акт ачыкланган. Бу нисбәттән 70 протест белдерелгән, 379 дәгъва судка җибәрелгән, 172 тәкъдим кертелгән, 152 вазыйфаи зат - тәртип җаваплылыгына, 59 зат административ җаваплылыкка тартылган, 21 кисәтү белдерелгән.
Район прокуроры Минемулла Нәҗипов белән әңгәмә барышында төп проблемаларга тукталдык.
-Минемулла Минерахманович, хезмәт хакларын түләүне бер көнгә кичектерү дә - гадәттән тыш хәл, дигән бер җитәкче. Бездә бу мәсьәлә ничек тора?
-Үткән яртыеллыкта гражданнарның хезмәткә хокукларын бозуның 405 очрагы мәгълүм булды. Шул исәптән 369ы (үткән елда 233) – эш хакларын түләү буенча. Бу уңайдан судка барлыгы 6590 мең сумлык 348 дәгъва эше җибәрелде, аларның барысы да каралып канәгатьләндерелде. Гаепле затлар административ яки тәртип җаваплылыгына тартылды.
-Саулык булса, бар да була, ди халык. Әмма сәламәтлек күбесенчә әйләнә-тирәнең чисталыгы белән бәйле. Бу нисбәттән законнар ничек үтәлә?
-Тикшерүләр барышында табигатьне саклау буенча законнарны бозуның 14 очрагы билгеле булды. Май аенда авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, үтильләштерүнең ничек башкарылуы тикшерелеп, өч авыл җирлегендә законсыз чүплекләр табылды. Аларны бетерүне мәҗбүр итүне сорап, судка җибәрелгән гаризалар каралды һәм канәгатьләндерелде.
Моннан тыш, агулы химикатлар белән эш иткәндә куркынычсызлык таләпләренең ничек үтәлүе тикшерелде. Нәтиҗәдә аммиак селитрасын ачык һавада саклауның ике очрагы мәгълүм булып, җаваплы затлар штрафка тартылды.
-Сүзне сәламәтлек турында дәвам итеп, дарулар һәм аларның бәяләренә тукталыйк әле.
-Гыйнвар аенда үткәрелгән тикшерү вакытында Ворошилов урамындагы даруханәдә - ике төрле һәм “Экопродукт” җәмгыятендә бер төрле препаратка сату бәяләренең тиешледән күбрәк куелганлыгы ачыкланды. Сүз тормыш өчен мөһим, кыйммәтле дарулар турында бара. Моннан тыш, апрель аенда янә даруханәләрдәге хакларны тикшерү уздырылды. ”Шифа” җәмгыятендә биш төрле мөһим препаратка өстәмә бәяләрнең тиешледән арттырылганы мәгълүм булды. Әлеге даруханәләрнең вазыйфаи затлары штрафка тартылды.
-Җәмгыятькә зур куркыныч тудыручы экстремистлык һәм террорчылыкны кисәтү юнәлешендә ниләр эшләнә?
-Үткән яртыеллыкта экстремистлыкка каршы тору буенча 17, террорчылыкны кисәтү буенча 5, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы 1 тикшерү уздырылып, тиешле чаралар күрелде.
Апрель аенда Зур Кукмара авылыннан Р. интернет челтәрендә “Кяферләрнең яңа ел бәйрәмнәрен уздыру – ширек” дигән язма урнаштырган. Бу язмада милләтара һәм динара дошманлык тудырырдай әйтемнәр бар, шунлыктан экстремист эчтәлекле дип бәяләнеп, тиешле чаралар кулланылды.
Безнең прокуратура тәкъдиме белән социаль челтәрләрдәге экстремистлык рухындагы 7 видеоязманы карау мөмкинлеге бетерелде.
Июнь аенда Эшчеләр тыкрыгындагы 12нче, Ворошилов урамындагы 6нчы, 8нче, Ленин урамындагы 12нче күпфатирлы йортларның террорчылыктан саклану торышы тикшерелде. “Ремстройсервис” җәмгыяте карамагындагы бу өйләрнең чардаклары ачык, теләсә кем керерлек, Ленин урамындагы йортның подвалы да биксез иде.
Бу җитешсезлекләрне бетерү турында “Ремстройсервис” директоры исеменә күрсәтмә җибәрелде. Таләп канәгатьләндерелде.
-Коррупция күренешләренә каршы тору өчен нинди чаралар күрелә?
-Бу юнәлештә законнарны бозуның 75 очрагын ачыкланды. Һәр очракта вазыйфаи затлар тәртип яки административ җаваплылыкка тартылды, 3 җинаять эше кузгатылды.
-Хаклык эзләп, прокуратурага килүчеләр күпме?
-Үткән елның шушы чорына караганда быел мөрәҗәгатьләр саны 56га артып, 225кә җитте. Бу күрсәткеч халыкның безгә ышаныч белдерүе турында сөйли. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәткә түләү, пенсия, пособиеләр, алиментлар, коммуналь хезмәт өчен түләүләр белән бәйле. Без бер гаризаны да читкә куймыйбыз. Җитәкчеләр дә гражданнарның хокукларын яклау, закон таләпләрен үтәү буенча игътибарлырак булсыннар иде.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Район башлыгы Янил авыл җирлегендә Яшь тамашачы театры, төзелә торган теплица һәм мәктәп эшләрен тикшерде
Сергей Димитриев һәм Азат Гарифуллин социаль объектларны әйләнеп чыкты. Игътибар үзәгендә — «Гаилә» милли проекты буенча Яшь тамашачы театрының капиталь ремонты, Сабантуй мәйданын әзерләү, сәнәгать теплицасы төзелеше һәм Яныль мәктәбен яңарту.
Кукмара районында эшче һөнәрләр: абруй, тотрыклылык һәм «Кадрлар» милли проекты ярдәме
Кукмара районының 11 мәктәбендә авыл хуҗалыгы сыйныфлары эшли. Мәктәп укучылары агрономия, инженерия һәм механизация нигезләрен үзләштерә. Бу — «Кадрлар» милли проекты кысаларында эшче һөнәрләр абруен күтәрү буенча системалы эшнең өлеше.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

13
май, 2026 ел
Кукмара районы аграрийлары «Вахитово» ҖЧҖдә узган семинарда беренче квартал йомгакларын ясады
Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар Чура авылында төзелә торган бункер складын карады, узып баручы ел һәм беренче квартал нәтиҗәләрен тикшерде. Аерым рәхмәт — «Вахитово» ҖЧҖ коллективына һәм аның 1991 елдан бирле җитәкчесе Нафыйк Факиловичка.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз