“Әсәнбаш”та бөртеклеләр 6832 гектар мәйдан били. “Алга” бүлекчәсендә 438 гектарда арыш уңышы җыелган. 7 комбайн “Виль Кужым” бүлекчәсендә арыш суктыра. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер ашлык җыела. Комбайннар артыннан салам пресслау техникасы эшкә керешкән. Ә бер комбайн борчак егуда эшли.
-Әсәнбашлылар урып-җыюга оешкан төстә керешкәннәр. Басуларның торышы да сөенерлек: чиста, мул уңышлы. Ә “Кукмара” агрофирмасына эш темпын арттырырга кирәк. Алдагы елларда игенчелек тармагына тагын да зуррак игътибар бирү таләп ителә, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)