Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Район Мәдәният йортында якташ язучылар белән очраштык
2015 елның 31 июле, җомга
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем – китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып тора.
Әдәбият елы һәм Милли китапханә оешуга 150 ел тулу уңаеннан да Казанда яшәп иҗат итүче күренекле якташ язучыларыбыз Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшиннар район мәдәният йортында узган “Килдек, дуслар, сезне сагынып” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәдә катнаштылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Гөларам Җомагулова да бар иде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының Кукмарага килүләренең тагын бер сәбәбе - Президент сайлаулары уңаеннан халыкны күреп бер аралашу, танышу.
Районыбызның мәдәни чараларында актив катнашучы, Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Рәмзия Хөсәенова язучылар белән бәйле истәлекләрне барлый-барлый аларны сәхнә түренә дәште. Хөрмәтле кунаклар исә үткәне, бүгенгесе турында бик тәфсилләп тамашачыга сөйләде. Үзләренең иҗатларына тукталып, шигъри тәлгәшләр дә бүләк иттеләр. Фоат ага Галимуллин исә үзенең яшьлегендә яратып җырлаган җырын акапеллога сузып, үз якташларын тагын бер кат хәйран калдырды. Олы яшькә җитеп тә моңлы тавышның бик яхшы саклануы могҗизага тиң шул.
Газинур Морат безнең даими кунагыбыз. Аның исеме дә шигърият яратучыларга күптәннән таныш. Ирек сөюче шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле.
Әлеге кунаклар арасында иң яше Татар Толлысы авылы егете Рүзәл Мөхәммәтшин. Ул әдәбиятка үзенең кыю сүзле, шигырьләрне халыкка үтемле итеп җиткерә белүе белән килеп керде. Бу кичәдә дә ул үз шигырьләрен бик оста башкарып, тамашачы күңелен яулады. Аның Бөтендөнья яшьләре Универсиадасы вакытында шаулап үткән, барлыгы 24 мең тамашачыны җәлеп иткән “Ак бүре” операсының либретто авторы булу да безнең күңелләрдә горурлану хисләре уята. Чөнки “Ак бүре” дип аталган татар халык әкияте мотивларына таянып иҗат ителгән әлеге әсәр дөньяны шаулатты.
Татарстанның милли китапханәсен белмәүче, аның мәһабәт бинасына сокланмаучы кеше сирәктер. Быел милли китапханә үзенең 150 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, үзенең тормыш юлын татар китабын пропагандалауга багышлаган Гөларам Шәйдулла кызы килгән тамашачыны презентация ярдәмендә Милли китапханә буйлап сәяхәт иттерде, аның тарихы белән таныштырды.
Әлеге кичәдә районыбызның танылган җырчылары Әлфинур Юнысова, Нәкыя Орлова, Ленара Сергеевалар үзләренең матур җырларын бүләк итеп, бәйрәмебезгә ямь өстәделәр.
Борынгылар “Бер күрешү үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. “Килдек, дуслар, сезне сагынып” дип исемләнгән кичәбез сизелми дә үтеп китте. Якташларыбыз белән очрашып, бер аралашу күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек өстәде. Кичә соңында, район мәдәният йорты идарәсе җитәкчесе Рамил Барый улы Нуриев, килгән кунакларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, изге теләкләрен теләде.
Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Район башлыгы Янил авыл җирлегендә Яшь тамашачы театры, төзелә торган теплица һәм мәктәп эшләрен тикшерде
Сергей Димитриев һәм Азат Гарифуллин социаль объектларны әйләнеп чыкты. Игътибар үзәгендә — «Гаилә» милли проекты буенча Яшь тамашачы театрының капиталь ремонты, Сабантуй мәйданын әзерләү, сәнәгать теплицасы төзелеше һәм Яныль мәктәбен яңарту.
Кукмара районында эшче һөнәрләр: абруй, тотрыклылык һәм «Кадрлар» милли проекты ярдәме
Кукмара районының 11 мәктәбендә авыл хуҗалыгы сыйныфлары эшли. Мәктәп укучылары агрономия, инженерия һәм механизация нигезләрен үзләштерә. Бу — «Кадрлар» милли проекты кысаларында эшче һөнәрләр абруен күтәрү буенча системалы эшнең өлеше.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
13
май, 2026 ел
Кукмара районы аграрийлары «Вахитово» ҖЧҖдә узган семинарда беренче квартал йомгакларын ясады
Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар Чура авылында төзелә торган бункер складын карады, узып баручы ел һәм беренче квартал нәтиҗәләрен тикшерде. Аерым рәхмәт — «Вахитово» ҖЧҖ коллективына һәм аның 1991 елдан бирле җитәкчесе Нафыйк Факиловичка.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз