«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия һәм ныклы белем бирделәр. Алган белемнәребезне тормышта кулланырга өйрәнү, олы юлга сукмак салу өчен практикага җибәрделәр.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта безне яхшы каршы алдылар. Биредә без язгы кыр эшләрендә катнаштык. Иртәдән кичкә кадәр, нинди генә эшкә кушсалар да, без каршы килмәдек, җиренә җиткереп башкарырга тырыштык. Техникада да йөрергә туры килде.