“Баламишкин” гармунчылар ансамбле Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүчеләр өчен әзерләнгән концертта чыгыш ясаган

2015 елның 31 июле, җомга
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Илгиз Зарипов) Казан –Арена стадионы янәшәсендә әзерләнгән ачык сәхнәдә - Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүче тамашачылар өчен әзерләнгән концертта катнашкан. Алар сәхнәдә икенче булып чыгыш ясаганнар. Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчыларның республика конкурсының III дәрәҗә, “Иске Казан түгәрәк уен” конкурсының I дәрәҗә, үзешчән башкаручыларның республика ветераннары арасында “Балкыш” (“Сияние”) фестивале лауреаты булган “Баламишкин”ның чыгышын һәркем көчле алкышлар белән каршы алган, татар халык көйләреннән тезмә Казан халкына, килгән кунакларга аеруча ошаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International