Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Әсәнбаш” агрофирмасында урып-җыю оешкан төстә бара
2015 елның 31 июле, җомга
Урып-җыюга әзерлек чаралары күрү, аны оешкан төстә башлап җибәрү өчен җитәкче һәм белгечләр җаваплы булса, кырга чыккач, җитештерүчән эшләү комбайнчыларның осталыгына, тәҗрибәсенә бәйле. “Әсәнбаш“ агрофирмасында да, әнә, техника җаен белмәсәләр, инде 15 ел куллануда булган ДОН- 1500 комбайннарын көйле эшләтә алырлар идеме?
-Үз һөнәренең остасы булган кешеләр кулында алар, андыйлар иске техниканы да сәгать кебек эшләтергә сәләтле, - ди агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин.
Нуретдин Габделганиев, Мөхәммәдьяр Мостафин, Виктор Вахрушев, Геннадий Степановларны әйтүе. Аларның бер елны да урып-җыюдан читтә калганнары юк.
-Быелгысы - 25нче сезон. Бу басулар безгә яхшы таныш, ел да иңлибез үзләрен. Төрле еллар булды, быел уңыш яхшы, - диде Геннадий Степанов.
Башка комбайнчыларны да мактап телгә алдылар. Бу аңлашыла да: мондый җаваплы чорда техниканы очраклы кешегә ышанып тапшырып булмый. Көне генә түгел, сәгате дә кадерле бит. Көннәр кызуга киткәч, ашлыгы да тиз өлгерәчәк. Вакытында җыеп өлгермәсәң, уңыш амбарда түгел, җирдә булачак.
Агрофирмада җиде комбайн бу көннәрдә “Виль Куҗым“ бүлекчәсендә арыш суктыра. Аңа кадәр “Алга“ бүлекчәсендә 438 гектарда игелгән арышны җыеп алганнар. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер уңыш суктырыла. Кыр кораблары артыннан салам пресслау техникасы эшкә керешкән. Ә бер комбайн борчакны теземнәргә сала.
-Эшкә оешкан төстә керешкәннәр. Басуларның торышы да сөендерә: чәчүлекләр чиста, кайбер басулар 30-35әр центнер уңыш вәгъдә итә. Агрочараларның вакытында һәм югары сыйфат белән башкарылганы кырларның торышыннан яхшы күренә, - дип билгеләп үтте урып-җыюның барышы белән танышырга килгән район җитәкчесе Сергей Димитриев.
Кукурузлары да кеше биеклеге булып үскән. Димәк, терлек азыклары да мул булачак.
Гөлгенә ШӘРИПОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Лубян авылында су басу хәле.
Лубян авылында су басу хәле.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
Ял кичәсе: “Ә бездә - барысы да яхшы”
24 апрель көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, « Ә бездә - барысы да яхшы » дигән ял кичәсе үткәрде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясендә катнашты
2026 елның 24–26 апрелендә унберенче тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чара татар телен популярлаштыру һәм саклап калуга юнәлтелгән. Быелгы чара аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде, һәм акция тулысынча аның әдәби мирасын хөрмәтләүгә багышланды. Үзәк китапханә коллективы бу башлангычтан читтә калмады. Хезмәткәрләр диктант язу акциясендә актив катнашып, үз грамоталылыгын күрсәтте һәм туган телне саклауга үз өлешен кертте. Мондый акцияләрдә катнашу — белемнәрне тикшерү генә түгел, ә мәдәниятне үстерүгә һәм татар теленең статусын ныгытуга мөһим өлеш кертү дә. Без коллегаларыбыз белән горурланабыз һәм киләсе елда барлык теләүчеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз