Быел районыбызда дүрт спорт мәйданчыгы сафка басачак
2015 елның 31 июле, җомга
Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Республика өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чараның ачылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Казан соңгы елларда Россиянең иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласына әверелде. Республикабызга Россия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге эре спорт чараларын үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Профессионаллар һәм спорт сөючеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел, район һәм авылларда да шартлар тудырылу аеруча сөенечле. Кукмарабызны гына алыйк. 2013-2014 елларда районыбызның Вахит, Нырья, Байлангар, Олыяз, Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Югары Чура авыл җирлекләрендә, Манзарас, поселокның өченче, дүртенче урта мәктәпләрендә, “Зилант” спорткомплексында баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнау өчен мөмкинлекләре булган 11 универсаль спорт мәйданчыгы сафка басты. Әлеге мәйданчыкларның барысы да Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен республика президент программалары кысаларында сафка басты.
-Районыбызда спортка аеруча зур игътибар бирелә. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә “Зилант”, “Ялкын”, “Атлант” спорт клубларында тәҗрибәле тренерлар кул астында үзләре теләгән спорт төрләре белән шөгыльләнә алалар. Шулай ук “Олимп” боз сараенда да хоккей, фигуралы шуу буенча түгәрәкләр оешкан, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов. – Моннан өч ел элек Вахит авылында да зур спорт залы булган мәдәният йорты ачкан идек. Җирлек халкы, аеруча яшьләр, әлеге залга бик теләп йөриләр. Спортчыларыбызның районда гына түгел, хәтта республика дәрәҗәсендә дә призлы урыннар яулавы безнең өчен зур мәртәбә.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.