Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район җитәкчесе Сергей Димитриев каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.

“Кукмара” ишегалды чит ил кунакларының, спортчыларның да күңелләренә хуш килде. Сабантуйда һәркем районыбыз үзешчәннәренә кушылып җырлап-биеп күңел ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International