Район җитәкчелеге Каенсар җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Аның чираттагысы Каенсар авыл җирлегендә оештырылып, 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде. Биредә район җитәкчесе Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин һәм башкалар катнашты. Чараны район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International