Нормабашта чишмә төзекләндерелә

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Нормабаш авылы халкы гасырлар дәвамында файдаланган чишмәгә инде байтак еллар кул тимәгән иде. Әйләнә-тирәсен агач, чүп үләне басты. Яры ишелеп, чишмә икенче урынга күчте.

Быел авыл халкы чишмәне төзекләндерү эшенә алынды. "Урал” хуҗалыгы биргән бульдозер белән ярлары тигезләнде, сазлыклы урын өлешчә күмдерелде. Бу көннәрдә 60 метр озынлыктагы баскычка бетон кою эше бара, култыксалар ясала. Янәшәдә түбәле ял итү урыны да булачак. Фонарьлар кую, насос ярдәмендә суны тау башына менгерү дә планлаштырыла. Бу эшләрнең барысы да авылдашлар, яташларның матди ярдәме белән башкарыла.

Рәшит Минлегалиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International