Мәчкәрә авылында «Кичке уен»

2015 елның 18 августы, сишәмбе
15 августта Мәчкәрә авылында халкыбызның «Кичке уен”ы үткәрелде. Бәйрәм ачык һавада оешкан төстә үтте. Бу чарада район мәдәният йорты үзешчәннәре актив катнашты. Алар арасында “Баламишкин” гармунчылар ансамбле, Зур Сәрдек авылыннан “Чәчкә” халык бию ансамбле һәм районыбызның танылган һәм яшь җырчылары катнашты. Бәйрәм халкыбызның онытылып бара торган милли уеннары, биюләре белән үрелеп барды һәм татарча дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International