Мәмәширдә яңа мәдәният йорты ачылды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Бүген Мәмәшир авылында сөенечле вакыйга булды - яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бина үз эченә фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне дә ала. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының да эш бүлмәсе шунда. Мәмәширлеләрнең шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты.

-Мәдәният йортыбыз бик иске, 1936 елда ук салынган иде. Монысы менә дигән, сөенеп бетә алмыйбыз. Әлеге бина буш тормасын, чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелсен иде, - ди Мәүлит Шакиров.

Бинаны Расих Шакироов җитәкчелегендәге "Промкомбинат" төзелеш оешмасы сафка бастырган. Җирлек башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов, клуб мөдире Рузилә Мотыйгуллиналарның, авыл халкының да төзүчеләргә рәхмәтләре зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International