“Как хорошо зоровым быть” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе

2016 елның 15 апреле, җомга

15 апрель көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Как хорошо зоровым быть” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул укучыларга слайд-презентация күрсәткәннән соң, сәламәтлек өчен файдалы булган азык-төлек продуктлары белән якыннан таныштырды. Төрле конкурс һәм викториналар укучыларга сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыкларга ярдәм итте. Дәрес ахырында укучылар сәламәтлеккә бәйле китаплар белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International