19 апрельдә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан 4 гражданга “Скандинавская ходьба” технологиясе буенча сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Бу технология буенча шөгыльләнү умыртка баганасы проблемалары, йөрәк, үпкә чирләре булган кешеләргә файда китерә, шулай ук артык килограммнардан да котылырга да ярдәм итә.