Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр концерт куйды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән “Күңелле ял итик” дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30 бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр.

Залда тамашачылар күп иде. Катнашучы балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре, апа-абыйлары һәм туганнары да килгән. Алар оныкларының, балаларының сәләтләрен тамаша кылып, “шау” итеп кул чабып, концерттан бик канәгать калдылар.

Ике сәгатькә сузылган кичә сизелми дә үтеп китте.

Тәрбиячеләр: Сәфиуллина Илзия Нугали кызы, Сәлимгәрәева Гөлүзә Шамил кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International