Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигать кочагында балалар һәрбер чәчәк, яфрак, кошның матурлыгын күрделәр. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар оештырылды. табигатькә багышланган шигырьләр, җырлар җырланды. Балалар тырышып ”Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәсе” дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр.