Шушы көннәрдә Байлангар авылы җирлегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте оешты. Мәдәният йорты бинасында үткән беренче утырышта мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авылның ак яулыклы әбиләре, мөхтәрәм хатын-кызлары катнашты. Очрашуда телебез, динебез, милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, киемнәре турында районыбызның хөрмәтле кешесе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зиһаншина Зөмәрә Нихатовна бик үтемле итеп чыгыш ясады. Шагыйрә Суфия Мостафина үзенең шигырләрен укып, кичәгә ямь өстәде.