Үрәсбаш авылы клубында “Көзге бал” гөрләде

2016 елның 29 октябре, шимбә

КВНда “Бәрәңге”, ”VIP”, “Яшьләр”, “Помидор” командалары үзара көч сынашты. Парларыбыз бирелгән сүзтезмәләрдән шигырь язу, яшелчә белән бию, биюченең чәчен үрү, тизлекне тикшерү, кем тизрәк ашап бетерә, табышмаклар, бәхет сынау кебек конкурсларда көчләрен сынадылар. Беренчелекне “Помидор” командасы яулады. Командаларыбыз медальләр белән бүләкләнде. Шулай ук КВН белән беррәттән, концерт номерлары да куелды. Килгән тамашачыларга төрледән-төрле конкурслар оештырылды, дип хәбәр итте Зөһрә БАХМЕТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International