Балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз китапханәгә кунакка килде. Алар яңа китаплар белән танышып узды. Кукмара белән танышу уңаеннан, “Үткән һәм бугенге Кукмара” дигән презентация күрсәтелде. Шулай ук төрле уеннар уйналды. Балаларга теннис уйнау серләре өйрәтелде. Чарада 14 бала һәм клуб хезмәткәрләре катнашты. Сәяхәтне китапханәче белән клуб мөдире оештырды.