Бәйрәмдә җирлекнең иң актив, күркәм хатын-кызлары катнашып, төрле бәйгеләрдә көч сынашты. Һәркем үзенчәлекле чәчәк бәйләмнәре, салкын ашлар, камыр ризыклары әзерләгән иде.Бәйге күңелле җырлар, шигъри тәлгәшләр, “Күбәләкләр” балалар ансамбленең чыгышлары белән үрелеп барды.