Республикада “Җәяүле юлы” акциясе узды. Аның барышында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен – 46, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 26 шофер штрафка тартылды. Шулай ук тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен – 19, караңгыда яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган 4 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Кагыйдәләрне санга сукмаган 17 укучыга “Тукта. Синең тормышыңа куркыныч яный” дигән кисәтү карточкалары тутырылды, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.