Үзара салым акчалары хисабына Березняк авылында – 354, Аман Оштырмада – 116, Камышлыда 316 метр юлга вак таш җәелгән. “Юлларны төзекләндерү эшләрен “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Барлыгы 814 мең сум акча тотылды”, - дип хәбәр итте Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов.