Зур Сәрдектә "Спорт-шоу" бәйрәме узды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлек буенча, Спорт елына багышланган "СПОРТ-ШОУ" бәйрәме уздырылды, дип яза "Наш Кукмор" төркеме. Яшь, сан һәм авырлык чикләүләре булмаган бу бәйрәмнең спорт төрләрендә катнашучылар шәхси беренчелеккә чыгыш ясадылар.Тамашаның уен өлешләрендә Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Купка, Аш-Буҗи, Адай авылы уенчылары бик актив катнаштылар. Катнашучылар авыл җирлегенең махсус призларына, командалар Мактау кәгазьләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International