Мәмәшир авылы мәдәният йортында "Бәхет йомгагы өзелми ул, тик парлашып гомер иткәндә" дип исемләнгән юбилей ияләре кичәсе үтте. Анда 50 ел бергә гомер итүче өлкәннәребезгә бүләкләр тапшырылды һәм сәнгать үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты үтте.