5 ноябрь көнне Аш-Буҗи авылы клубында балалар өчен “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән исем астында бәйрәм уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бик актив катнаштылар, үзләрен төрле яктан сынап карадылар. Бик кызу ярышлардан соң, балалар китапханәгә кереп, мультфильм карадылар.