Кукмара беренче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән берлектә рейдка чыктылар. Укучылар шоферларны һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар, юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр тараттылар. Әлеге чара Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көненә багышлап оештырылды.