Район башлыгы Кукмараның Степан Разин урамында яшәп, берьялгызы туганының ятим калган улын тәрбияләүче пенсионер Гайшә ханым Фатыйхованы киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” газетасына яздырды.
Әлеге акцияләргә барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын сорыйбыз. Акция барышында якыннарны, әти-әниләрне генә түгел, балалар йортларын, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, мохтаҗлыкта яшәүчеләрне дә республикада чыгып килүче газета-журналларга яздырырга мөмкин. Язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар!
“Хезмәт даны” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга – 50 сум) тәкъдим ителә.