24 балалар китапханәсендә “Росинка” клубына йөрүче укучылар белән очрашу узды. Балалар Идел һәм Чулман буенча сәяхәт кылдылар. Очрашу башында видеороликтан ТР президенты Р.Н.Миннехановның “Су саклау зоналарына” багышланган чыгышын тыңладылар. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны су байлыклар турында язылган китаплар белән таныштырды, зур елгаларның тарихы турында сөйләде, «Реки, речки и моря на Земле живут не зря!» күргәзмәсе белән таныштырды.
Балалар презентация ярдәмендә елгаларның матурлыгына сокландылар, зур, кечкенә шәһәрләр турында мәгълүмат алдылар.