“Йөрәктән чыккан сүзләр”- әдәби-музыкаль кичә

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көне уңаеннан Өлге авылы мәдәният йортында “Йөрәктән чыккан сүзләр”дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде. Китапханәдә Әниләр көне уңаеннан “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шул китапларга күзәтү ясалды.

Әниләрне тәбрикләүне  балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде, аннан эстафетаны мәктәп балалары алды. Алар әниләренә күңелле булсын өчен, бөтен белгән талантларын күрсәттеләр: матур итеп әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле  биюләр биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International