"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

"Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә 2016 елның 28 ноябрендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бу күркәм бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланган иде. Балалар рәсем һәм плакат бәйгеләрендә катнаштылар, алар белән сөекле әниләребез турында әңгәмәләр үткәрелде.

Бәйрәм төрле кызыклы бәйгеләр белән үрелеп барды. "Үбешүләр диңгезе", "Үз балаңны танып ал", "Әниеңне бизә" дип аталган бәйгеләр олыны да, кечене дә битараф калдырмады. Барлык бәйрәмдә катнашучыларның да кәефләре күтәренке иде.

Барлык әниләрдә иҗади, сәләтле, тапкыр булып чыкты. Балалар да алардан бер дә калышмады: биеделәр,матур җырлар башкардылар, йөрәк түренә үтеп керерлек итеп әниләр турында шигырьләр дә сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International