Кукмара үзәк китапханәсендә Мәгъмүрә Мәрданованың “Мизгел” китабы тәкъдим ителде

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың “Мизгел” дигән китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапта язучының 80нән артык шигырь һәм хикәясе урын алган. Кичә язучының шигырьләрен уку, тәбрикләүләр, хатирәләр уртаклашу белән үрелеп барды. Мәгъмүрә апаның “Кайттым әле тагын сагынып” дигән шигыренә райондашыбыз, композитор Илгиз Зарипов көй язган. Җырны Римма Сәлахетдинова башкарды. Утырышны китапханәче Лилия Саттарова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International