“Бизнес-десант” кукмаралыларда зур кызыксыну уятты

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Республикабызның Икътисад министрлыгы Зур Кукмара мәдәният йортында укыту һәм эшмәкәрлекне популярлаштыру буенча “Бизнес-десант” дигән семинар үткәрде. Семинарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина ачып җибәрде. Бу чарада районыбызның уңышлы 33 эшмәкәре, үз эшләрен башлап җибәргән 33 зат һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ниятләгән 13 кеше катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, консультацияләр һәм республикада тормышка ашырылучы дәүләт ярдәме чаралары турында тәфсилле мәгълүмат алдылар. Эшмәкәрләр Рамазан Юнысов, Азат Мөнировларның үз эшчәнлекләре турындагы чыгышлары зур кызыксыну белән тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International