Кукмара район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен каршылау кичәсе үтте

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

       30 ноябрь  көнне Кукмара район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен каршылау кичәсе узды. Кичәгә Казан шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Шул уңайдан, Кукмара музее хезмәткәрләре тарафыннан, намазлык һәм шамаилләр  күргәзмәсе оештырылды. Анда Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Исмәгыйлев Мәхмүтнең  һәм Кукмара бистәсендә яшәп, бисер белән чигеп шамаилләр иҗат итүче Шафикова Гөлнурның хезмәтләре, Кукмара мөслимәләренең кул эшләре урын алды. Килгән кунаклар күргәзмәне яратып кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International