Бөтендөнья балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан балалар китапханәчесе Гайнутдинова Н.Ш. 4нче номерлы мәктәпнең 7а сыйныф укучылары өчен “Синең тормышың синең кулда” дип исемләнгән дәрес - презентация уздырды.
Дәрес барышында укучыларны Бала хокуклары турындагы Конвенциясенең төп маддәләре белән таныштырды, балаларның аерым хокуклары, бурычлары, аларны төрле вакыйгаларда үз-үзләрен тотышлары тәртибе турында сөйләде. Укучылар презентация ярдәмендә викторина сорауларына җавап бирделәр. Төрле авторларның әсәрләреннән өзекләр укып, Конвенциянең маддәсен билгеләделәр, әдәби геройларның характеры, үз-үзләрен тотышлары турында сөйләштеләр.