Әниләр көненә багышланган чаралар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбызда әниләр көне уңаеннан барлык авыл мәдәният йортларында әдәби – музыкаль кичәләр, китапханәләрдә китап күргәзмәләре булып узды. Әниләрен котлап мәктәп укучылары, авыл яшьләре тарафыннан бай эчтәлекле, күңелләрне тетрәндерерлек музыкаль тамашалар, спектакльләрдән өзекләр, скетчлар, шигырьләр, биюләр әзерләнгән иде. Һәр авыл китапханәсендә әниләр темасын яктырткан әсәрләр, шигырьләр җыентыкларыннан төзелгән китап күргәзмәләре оештырылды. Килгән һәр укучы белән китапханәчеләр күргәзмәгә күзәтү ясап бардылар, китап укырга кабат-кабат өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International