Сәламәтлек дәресе

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

1нче декабрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Бөтенрәсәй “Стоп ВИЧ/СПИД” акция кысаларында Кукмараның кичке мәктәбендә белем алучы 9нчы сыйныф укучылары өчен сәламәтлек дәресе үткәрде. Очрашу вакытында укучылар аноним анкета тутырдылар һәм шушы теманы яктырткан буклетлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International