Кукмара музеенда “Самавыр бәйрәме” дәвам итә

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Музейга поселокның “Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр килде. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды, самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнде.

“Минем әни - иң яхшысы” бәйгесе җиңүчеләренә Мактау грамотасы, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International