“Урал” хуҗалыгында 2017 елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Татарстан Республикасы авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республиканың техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдиновларның чыгышлары тыңланды.  Чарада катнашучылар “Урал” хуҗалыгының машина-трактор паркында булдылар, ремонтлау участокларын карап, техникаларны эшкә әзерләү тәҗрибәсе белән таныштылар.

Ризилә Корбанова хәбәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International