1 декабрьдә С.Ә.Әхтәмов исемендәге Манзарас мәктәбенең 6б сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева А.Р. 27 ноябрь-Әниләр бәйрәме көненә багышланган “Ана-бөек исем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең билгеләнү датасы турында сөйләде, әниләр турында язылган әдәби әсәрләр белән таныштырды, әниләргә багышланган җырлар тыңланылды. Ф.Яруллинның “Юылмас хурлык”, Ә.Еникиның “Матурлык” әсәрләрен кычкырып укып анализ ясалды. Укучылар викторина, төрле ситуация сорауларына җаваплар бирделәр, пантомима күрсәттеләр.