Башкаланың балалар китапханәсе тарафыннан “Әдәби герой музее” дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның беренче этабы район күләмендә үтте һәм аңа 50дән артык эш кабул ителде. Шулар арасыннан 3 эш сайлап алынып, икенче турга Казан шәһәренә озатылды.
Шул эшләр арасыннан Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Байлангар китапханәсеннән Айрат Хисматовныкы 1 урынга, ә Ю.Арбаш китапханәсеннән Рүзил Тимербаев һәм район балалар китапханәсеннән Булат Гордановларның иҗат җимешләре 2 урынга лаек булды.