Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Кукмара бистәсендә яшәүче Филинов Иван Данил улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.