Инвалидлар арасында узган кул көрәше буенча республика чемпионатында Кукмара командасы беренче урынны яулады

2016 елның 2 декабре, җомга

“Байтик” сәламәтләндерү лагерында инвалидлар арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Анда Кукмара командасы беренче урынны яулады. Үз үлчәү авырлыкларында Кукмарадан Тимур Антипов, Ләбибә Талипова, Ош. Юмьядан Валерий Николаевлар - беренче, Чишмәбаштан Рамил Фәткрахманов - икенче, Кәчимирдән Руслан Степанов, Кукмарадан Жан Насыйбуллиннар - өченче урыннарны алдылар. Командага җиңү яуларга Ядегәрдән Николай Большов, Илгиз Әхмәдуллин, Кукмарадан Зоя Платоноваларның  да очколары ярдәм итте.  Команданы ярышларга тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International