Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның күппрофильле лицеенда зур бәйрәм чарасы узды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның күппрофильле лицеенда зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина, атказанган спорт мастеры Ирина Полякова һәм башкалар чыгыш ясады. Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм район үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International