Кукмаралылар “Казан утлары” фестиваль-бәйгесеннән лауреат исемнәре белән кайтты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында “Казан утлары” VIII Популяр музыка башкаручылар халыкара яшьләр музыка фестиваль-бәйгесе узды. Иҗади бәйгедә катнашкан Кукмара балалар сәнать мәктәбе укучылары: Илназ Гыйльметдинов (укытучысы Л.Хөснетдинова), Рисана Хантимерова (укытучысы Л.Хөснетдинова), Анастасия Сабанчеева (укытучысы В.Гыйләҗева) икенче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Алена Ишмурзина (укытучысы В.Гыйләҗева) “Эстрада вокалы” номинациясендә җиңүче дип танылды, беренче дәрәҗә лауреат дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International