“Нәрсә ул батырлык?” дип аталган тематик сәгать

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Тат. Тулба авыл китапханәсе Гөлнара Хасанова 1-3 сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул батырлык?” дип аталган тематик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен, “9 декабрь - Ватан геройлары” көне икәнлеген аңлатты, Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләде, тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштырды. Чара барышында укучылар игътибарына “День героев Отечества” дип аталган презентация тәкъдим ителде һәм шул презентация нигезендә  “Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?” дигән сорауга җавап эзләделәр.   Катнаштылар: 5 бала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International