8 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында балалар һәм үзәк китапханәсеннән Гатауллина З.Х. һәм Заһидуллина Г.Ф. “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен әкиятләр темасына багышланган әдәби бәйрәм уздырдылар. Балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары турында кызыклы биремнәр чиштеләр.
Балалар “Барлык әкиятләр бездә кунакта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, мультфильм карадылар. Китапханәчеләр аларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.